Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда авариядә бер кеше үлгән һәм ике кеше имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Бүген Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, Volkswagen автомобиле белән идарә итүче 59 яшьлек йөртүче имин тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм Ford автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Ford автомобиле белән 21 яшьлек егет идарә иткән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә Ford автомобиленең 52 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Volkswagen автомобиленең ике пассажиры хастаханәгә китерелгән», - дигәннәр Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, дип яза «Татар-информ» МА.

фото: ЮХИДИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk