Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Район ЮХИДИ хезмәте велосипед һәм мототранспортта йөрүче балаларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыкты

Скутер, мопед һәм хәтта велосипед та - транспорт чарасы булып санала.

Җәйге чорда юлларда яшь мопедчы, скутерчы һәм велосипедчыларны аеруча еш очратырга мөмкин. Алар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре еш кына аянычлы нәтиҗәләргә китерә дә инде.

«Яшүсмерләрнең кайберләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бөтенләй белмәгән килеш руль артына утыра. Балаларына кыйммәтле бүләк ясар алдыннан әти-әниләр ни өчен газиз ул-кызларының сәламәтлеге һәм гомере турында уйламый икән?! Скутер, мопед һәм хәтта велосипед та - транспорт чарасы булып санала. Алар катнашында булган бәла-казалар, бәхетсезлек очракларының ахыры күп вакыт куркыныч төгәлләнә», - ди район ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Егоров. 

Дәүләт автоинспекциясендә мототранспорт белән идарә итү өчен «М» категорияле йөртү таныклыгы кирәклеген дә ассызыкладылар. Моның өчен мәҗбүри шарт булып 16 яшькә җитү тора. Велосипедта автомобиль юлына чыгу исә 14 яшьтән өлкәнрәкләргә генә рөхсәт ителә.

Йөртү таныклыгы булмаган килеш транспортта йөрүчеләргә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр административ штраф карала. Ә инде транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка тапшырган өчен 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарга карата ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан процессуаль документлар төзелә, соңыннан балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тапшырыла. Хокук бозучы үсмер транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә, ә аның скутеры, мопеды яки мотоциклы махсус тукталышка куела.

ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике үсмер зыян күргән. Ике көпчәкле транспорт белән идарә иткән биш балигъ булмаган бала тоткарланган. 16 яшькә җиткән өч үсмергә административ материал төзелгән, ә калган икесенә һәм аларның әти-әниләренә карата мәгълүматлар тикшерү, карар кабул итү өчен полициянең балигъ булмаганнар буенча эше буенча бүлегенә җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, шундый юл-транспорт һәлакәтләренең берсе 19 августта Янил авылында булды. «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм 7 яшьлек велосипедчы кызны бәрдерә. Кыз баланың юл йөрү кагыйдәсен бозып сулдан уңга таба юлны кисеп чыгуы була. Төрле җәрәхәтләр алган бала район үзәк дәваханәсенә китерелә.
 

фото: район ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев