Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмараның «Чулпан» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган семинар узды

Анда Арча, Саба, Балтач районнарыннан, Яшел Үзән, Сосновка, Казан һәм Кукмарадан вәкилләр катнашты.

Кукмараның «Чулпан» балалар бакчасында кече яшьтәге мәктәп балаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган төбәкара семинар узды. Анда Арча, Саба, Балтач районнарыннан, Яшел Үзән, Сосновка һәм Казаннан «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең бүлек һәм бүлекчә җитәкчеләре, район балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты. 

Кукмараның «Чулпан» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган семинар узды

Балаларга кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү — иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Семинарда без моның шулай икәненә тагын бер кат инандык. 

Кукмараның «Чулпан» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган семинар узды

Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган методик күргәзмә белән танышканнан соң, музыка залында һәм бакчаның өлкәннәр төркемендә чыгышлар, дәрес үрнәкләре, мастер-класслар күрсәтелде, уен-викторина оештырылды. Балаларның чыгышы, флеш-моб, яктылыкны кире кайтаручы элементларга багышланган модалар коллекциясе, авторлык проекты презентациясе дә игътибардан читтә калмады. 

Кукмараның «Чулпан» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган семинар узды

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Елена Яковлева сүзләре буенча, чыгышлар һәм дәресләр соңында фикер алышу узган, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә эш алып баруда уңай яклар һәм хаталар күрсәтелгән.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев