Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Матай”да йөрсәң, сак йөр!

Татарстанда мототранспорт йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре артып киткән. Мисал өчен, 2016 елның беренче яртыеллыгында гына да мототранспорт катнашында 69 һәлакәт теркәлгән. 2015 ел белән чагыштырганда, бу төр аварияләр саны арткан. Аларда 7 кеше һәлак булган, 77се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Мотоцикл йөртүчеләр саксыз кылана: алты ай дәвамында алар катнашында...

Татарстанда мототранспорт йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре артып киткән. Мисал өчен, 2016 елның беренче яртыеллыгында гына да мототранспорт катнашында 69 һәлакәт теркәлгән. 2015 ел белән чагыштырганда, бу төр аварияләр саны арткан. Аларда 7 кеше һәлак булган, 77се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Мотоцикл йөртүчеләр саксыз кылана: алты ай дәвамында алар катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, ике кеше вафат булган. Мондый бәла-казаларны кисәтү максатыннан республикада даими рәвештә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан оператив-профилактика эше уздырыла.

Ярты ел эчендә генә дә "мотоат" иярләгән кешеләргә карата ике меңнән артык беркетмә төзелгән. Кызганыч, хокук бозучылар арасында исерек килеш руль артына утыручылар да шактый: 94 кеше бу төр транспортны алкоголь кулланган килеш йөртергә алынган. Ә документлары булмаган килеш "матай" йөртүчеләр тагын да күбрәк. Хокук бозучылар күп булу сәбәпле, транспортлары тартып алынып, махсус стоянкага куелган мототранспорт саны 572не тәшкил итә. Кагыйдәгә бармак аша караучыларны фото-видеофиксация системасы да читләтеп узмый.

Әле июль аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 520 мотоцикл йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларның 39ы руль артына исерек килеш утырган. Соңгы вакытта мототранспорт конструкциясен үзгәртеп куллану очраклары да ешайган. Бу төр үзгәрешләр Россия Федерациясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге кагыйдәләргә каршы килә.

Мәсәлән, мотоцикл йөртүчеләр транспорт чарасына турыдан-туры глушитель (глушитель-"прямоток") куючылар Россиянең административ хокук бозулар кодексы маддәсе буенча җаваплылыкка тартыла. Ә транспортның тормоз системасы, руле төзек хәлдә булмаса да, 500 сум штраф салына, җитмәсә транспорт чарасы махсус стоянкага да куела. Шулай ук мотоциклларының тавышы нормадан артып китсә, хокук бозу, дип санала.
- Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, Татарстанда оператив-профилактик чаралар даими рәвештә уза. 29 июль көнне Казанда Дәүләт автомобиль инспекциясенең патруль автомобильләре һәм моторанспорт йөртүчеләре профилактикасы буенча мотоберләшмә төркеме вәкилләре катнашында махсус рейд узды. Чара дәвамында 50 мототранспорт йөртүче тикшерелде, 12 хокук бозу ачыкланды, ә бер мотоцикл махсус стоянкага урнаштырылды, - ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.
Мотоберләшмә вәкилләре исә профилактик әңгәмәләр уздырган. Алга таба да мондый уртак рейдлар узачак, дип белдерә белгеч.
Административ хокук бозулар турындагы материалларның барысы да Дәүләт автоинспекциясе бүлекләренә җибәрелә. Шул сәбәпле, мотоциклның теркәлү турындагы документы гамәлдән чыгарыла.

Мондый хәлләргә тарымас өчен, әлбәттә, мототранспорт чараларының техник торышына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте катнашучыларының барысына да кеше тормышына сакчыл карарга өнди. Бары юл хәрәкәте кагыйдәләренә тугры булу гына юлларда иминлек булуына китерә.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев