Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен теләп өйрәнә (фото)

Юлларда шоферлардан гына түгел, ә җәяүлеләрдән дә зур игътибарлылык сорала. Бәла-казаларга юлыкмас өчен аяк һәм өс киемнәренә, шулай ук балаларның коляска, чана, велосипедларына яктылыкны кире кайтаручы элемент - фликерлар беркетү зарур. Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында сабыйларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күләмле эш алып барыла. Балаларның өс киемнәренә яктылыкны кире...

Юлларда шоферлардан гына түгел, ә җәяүлеләрдән дә зур игътибарлылык сорала. Бәла-казаларга юлыкмас өчен аяк һәм өс киемнәренә, шулай ук балаларның коляска, чана, велосипедларына яктылыкны кире кайтаручы элемент - фликерлар беркетү зарур.

Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында сабыйларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күләмле эш алып барыла. Балаларның өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелде. Шулай ук фликерлар белән сумка-букчаларны да бизәдек. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе уздырган "Яшь җәяүле өчен куркынычсызлык модасы" бәйгесендә катнашып, "Җәяүле өчен аксессуар" номинациясендә бакчабыз беренче урынны алды. Шулай ук бакчаның мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалары да "Куркынычсыз төркем" номинациясендә җиңү яуладылар.

Без ЮХИДИ хезмәткәрләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торабыз. Инспекторлар үзләре дә бакчада еш булалар, балалар белән әңгәмәләр уздыралар, әти-әниләр җыелышында катнашып, юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган чыгышлар ясыйлар.

Бәлага юлыкмас өчен иң мөһиме игътибарлы булырга, ашыкмаска кирәк. Юлларда имин йөрик!

Гөлназ ХӨРӘМШИНА, "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев