Кукмарада узган рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд барышында барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның җиде очрагы ачыкланган.
28 ноябрьдә, 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Магистральный урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкилләре белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган. Алар арасында алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер да бар. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Хокук бозучының транспорты штрафлар тукталышына куелган.
Фото: kukmor-rt. ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев