Кукмарада узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыкланган.
5 сентябрьдә 8.00-10.00 сәгатьләрдә Кукмараның Чернышевский урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешы куймау — 7 очрак, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы — 2 очрак, автомобильнең номерлары укылмау, транспорт техник яктан төзек булмау, светофорның тыелган билгесенә чыгу, тәрәзәне каралту таләпләрен үтәмәү, транспортта шоферның кәрәзле телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозуы — 1әр очрак.
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган.
Районның Дәүләт автоинспекциясе массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев