Кукмарада узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган.
8 августта Кукмара районының «Кукмара-Нократ Аланы» автоюлының 2нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: куркынычсызлык каешын куймау, юлга чыгу өчен диагностик карта тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән килеш транспорт белән идарә итү - 3әр очрак, автомобильнең номерлары укылмау - 2 очрак, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы - 1 очрак.
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка урнаштырылган.
Районның Дәүләт автоинспекциясе массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев