Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланды

Операция барышында дәүләт автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган шоферны тоткарлаган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«28 декабрь көнне Кукмараның Магистраль урамында транспорт чараларын йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде. Ике сәгать эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланды», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Хокук бозулар арасында - укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү (5), куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу (3), төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (2), юл тамгасы таләпләрен үтәмәү (1), исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү (1).

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Фото: район ЮХИДИ хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X