Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында исерек шофер ачыкланган

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре бозуның 15 очрагы ачыкланган.

5 мартта, сәгать 10.00-16.30да Кукмараның Эшчеләр тыкрыгы урамында, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы транспорт йөртүчеләрне, җәяүлеләрне ачыклау максатында, «Тоннель» операциясе оештырылды. Бу турыда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Операция барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыклана. Алар арасында укылмый торган дәүләт номеры белән хәрәкәт итү (3), теркәү документы булмау (1), техник төзексезлек (2), иминлек каешы куймау (3), хәрәкәт итү юлында транспорт чарасының урнашу тәртибен бозу (1), ОСАГО полисы булмау (1), руль артында телефоннан сөйләшү (2), шоферның ОСАГО полисына кертелмәве (1).

Тикшерү вакытында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның автомобиле махсус тукталышка куелган.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев