Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган

Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган ике шоферны туктаткан.

Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 март көнне 09.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Кукмараның Гагарин урамында, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне ачыклау максатыннан, чираттагы массакүләм тикшерү уза.

«Тоннель» операциясе барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыклана: маневрлау (1), парковка (1), җәяүле кагыйдәләрен бозу (1), куркынычсызлык каешын куймау (1), машина йөртүченең ОСАГО полисына кертелмәве (1).

Тикшерү вакытында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган ике машина йөртүче ачыклана. Аларның транспорт чаралары махсус тукталышка куела.

фото: район ЮХИДИ бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk