Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада стоянкадан автомобиль урлаган ирне тоткарлаганнар

Бу хәл кичә төнлә була.

Кукмарада стоянкадан автомобиль урлаган ирне тоткарлаганнар. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«Кичә кичке сәгать тугызлар тирәсендә Кукмара шәһәренең "Южный" кибете стоянкасыннан "Дэу Нексия" автомобилен урлыйлар. Оператив-эзләү чаралары барышында автомобиль бүген иртәнге сәгать сигезләрдә шәһәрнең Үтәмешевлар урамында табыла», - дип хәбәр иттеләр район дәүләт автоинспекциясендә.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүче 1981 елда туган җирле кешене тоткарлый. Ул элек транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Ир-ат үз гамәлен өенә кайтып җитәсе килү теләге белән аңлата.

Фото: «Татар-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X