Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган шоферны тоткарлаган

Машина йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Операция 13 июль көнне 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Кукмара-Шәмәрдән автомобиль юлының беренче чакрымында узды.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланды. Аларның бишесе – куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәмәү, калганнары - машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка, машина рулен тапшыру, юл билгесе таләпләрен бозу.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер да ачыкланган, ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk