Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 25 очрагын ачыклаган

Шәһәрдә «Тоннель» операциясе узды.

30 гыйнварда 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистральная урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланган. Алар арасында укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү — 17, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы — 3, иминлек каешларын куймау — 3, баланы махсус балалар утыргычы булмаган килеш транспортта йөртү — 1, светофорда кагыйдәләрне үтәмәү — 1.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр рейдларның даими алып барылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев