Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы теркәлгән.

15 февральдә ЮХИДИ инспекторлары, участок уполномоченныйлары белән берлектә, Кукмарада «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте. 

Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы теркәлгән. Болар: иминлек каешын куймау (7 очрак), укылмый торган дәүләт номеры булган автомобильдә хәрәкәт итү (2 очрак), светофорның тыелган сигналында чыгу (1 очрак) һәм башкалар. 

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган. 

Мондый төр рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk