Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Шәһәрдә «Тоннель» операциясе узды.
15 сентябрьдә, 07.00-09.00 сәгатьләрдә Кукмараның Магистральный урамында "Тоннель" операциясе узды. Аны ЮХИДИ инспекторлары участок инспекторлары белән берлектә үткәрде. Бу хакта Кукмараның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 27 очрагы теркәлгән. Болар: укылмый торган дәүләт номеры булган транспортта хәрәкәт итү (6), иминлек каешы куймау (6), җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве (5), штрафны вакытында түләмәү (5), автомобильнең техник күзәтү узмаган булуы (3), җәяүлегә юл бирмәү (1).
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев