Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаганнар

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 19 очрагы ачыкланган.

7 февральдә Кукмараның Магистраль урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 19 очрагы ачыкланды. Шуның 8е — куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, 6сы укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, 2се җәяүленең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве һәм башкалар.

Моннан тыш, алкоголь исереклеге билгеләре булган шофер ачыкланды. Аның транспорт чарасы штрафстоянкага урнаштырылды.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү эше даими алып барылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk