Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары алкоголь куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Районда «Тоннель» операциясе узды.
20 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән бергә, Кукмарада «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Шуларның берсе — исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә руль артына утыру. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.
фото: архив/ kukmor-rt. ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев