Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагын ачыклаган
Кукмарада «Тоннель» операциясе узды.
7 мартта 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистраль урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель»операциясен үткәрделәр. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган. Алар арасында дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү - 8, куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу — 2, траспорт чарасы билгеләнгән тәртиптә теркәлмәү, йөртүченең ОСАГОга язылмаган булуы берешәр очрак.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев