Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаганнар
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 11 очрагы ачыкланган.
24 июньдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара районы «Кукмара-Нократ Аланы» автомобиль юлының 2нче чакрымында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 11 очрагы ачыкланган. Алар арасында куркынычсызлык каешын кулланмау — 6, ОСАГО полисы булмау — 2, укылмый торган дәүләт номерлы һәм транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуын раслый торган диагностик картасы билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт белән идарә итү — берешәр.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев