Кукмарада «Күренеп тор» акциясе узды
Чараның максаты — киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыруны популярлаштыру.
Кукмараның Комсомол мәйданында оештырылган «Күренеп тор» акциясендә шәһәрнең 6нчы номеры «Салават күпере», 2нче номерлы «Чулпан» балалар бакчасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары, «Беренчеләр хәрәкәте»нең, район мәктәпләренең актив укучылары катнашты.
Балалар, район Дәүләт автоинспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге директоры Елена Яковлева белән берлектә, акциядә катнашты, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре, киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеге турында сөйләде, «Юлда күренеп тор» дигән белешмә язулары таратты.
«Әлеге чараның максаты - җәяүлеләр катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыруны популярлаштыру», — диде Елена Яковлева.
Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын!
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»; Елена Яковлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев