Кукмарада комиссия утырышы вакытында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Утырышта шулай ук гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды.
Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин алып барды.
Агымдагы елның җиде аенда районда балалар юл-транспорт травматизмы, аны кисәтү буенча үткәрелгән чаралар, аварияләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Сергей Егоров чыгыш ясады.
«Агымдагы елның 7 аенда район территориясендә 9 юл-транспорт фаҗигасе булды, аларда 1 кешенең гомере өзелде һәм 9 кеше тән җәрәхәтләре алды. Алкогольле эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 85 шофер тоткарланды. Агымдагы чорда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 1 бала зыян күрде. 16 яшькә кадәргеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланды һәм балаларын йөрткәндә автомобилен махсус утыргыч белән җиһазландырмаган, иминлек каешы куймаган өчен 56 административ беркетмә төзелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан балалар бакчалары һәм мәктәп балалары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча профилактик чаралар үткәрелде», — диде Сергей Егоров.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин мәктәп автобус маршрутларын комиссия тикшерүенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Утырыш барышында шәһәрнең урам-юл челтәрендә чокырларны һәм җәяүлеләр кичү юлларын төзекләндерү, шәһәрнең урам-юл челтәрендә, шул исәптән балалар учреждениеләре буйлап уза торган юл участокларында яки урамнарда урнашкан юл билгеләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре күтәрелде.
Моннан тыш, райондагы юлларны кышкы карап тотуга әзерләү, 2023-2024 елларның кышкы чорында муниципаль юлларны тотуга контрактлар төзү, шулай ук гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев