Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада күңелеңә ошаган машина номерын сатып алырга мөмкинме?

Әлеге сорауны җавапны автомототранспорт чараларына техник күзәтчелек группасы дәүләт инспекторы Руслан Самиковтан алдык

“Күптән түгел күршеләребез яңа чит ил машинасы алдылар, номерлары да шәп: җиделе саннары белән. Мөгаен, акчага сатып алганнардыр”, - мондый фикерне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта да бу шулаймы? ЮХИДИ хезмәткәренә бераз акча төртеп, тимер атыңа күңелеңә ошаган номер алырга мөмкинме? Сораштыруыбыз шул хакта.

 

Лилия ВӘЛИЕВА:

- Күптән түгел хыялым тормышка ашты: автомобиль сатып алдым. Аны рәсмиләштердем, номер бирделәр. Мин – хорафатларга ышана торган кеше, әмма мода артыннан кумыйм. Минем өчен машина номерында 2 һәм 4 саннары булмау мөһим. Миңа калса, алар хәвеф-хәтәр китерә кебек. Мәсәлән, танышымның машина номеры икеле саны белән иде, ул берничә тапкыр авариягә эләкте. Ә калган саннарга килгәндә, мин ниндидер номер өчен акча бирергә әзер булган кешеләрне аңламыйм. Ярар, номерың кеше кызыгырлык ди. Шуннан нәрсә? Аны күреп, юл хәрәкәте инспекторы туктатмый каламы? Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен бозасың икән, сине номерыңа карап кына уздырып җибәрмәячәкләр.

 

Илназ ГОБӘЙДУЛЛИН:

- Минем шәхси транспортым юк, машина йөртергә өйрәнәм генә әле. Якын киләчәктә машинам булыр дип хыялланам. Аның нинди маркада булачагын да тәгаенләп куйдым инде. Ә номер билгеләренә килгәндә, аның җиделе саннары белән булуын телим. 7 – бәхетле сан һәм мин аңа ышанам. Ләкин мондый номер алу өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дуслыгың яки аңа сүзе үтәрлек танышың булу кирәк шул. Безнең районда машинасын җиделеләр бизәгән кешеләр күп. Аларны юл хәрәкәте инспекторлары туктатмый торгандыр дип уйлыйм, мөгаен, аларга юлда һәрвакыт “яшел ут”тыр. Шуңа да, машина сатып алгач, номеры өчен дә акча кызганмам дип уйлыйм.

 

Марат ГАРИПОВ:

- Түгәрәк саннарга кызыкмыйм, чөнки мин башкалардан аерылып торуны өнәмим. Күләгәдә калуны хуп күрәм. Мәсәлән, бервакыт без танышларыбыз белән ике машинада кунакка бардык. Гади генә номерлы машинам белән мин алда барам, ә дустымның “тимер аты” да, аның номеры да бик затлы. Нәрсә дип уйлыйсыз? ЮХИДИ постын үткәндә, инспекторлар миңа игътибар да итмәделәр, ә дустымны туктатып, документларын тикшерделәр. Бәлки бу очраклык кына булгандыр, кем белә.

 

Әңгәмәдәшләребезнең фикерен белгәннән соң, номер билгеләре алу процессы белән танышу һәм күңелеңә ошаган номер алу мөмкинлеге булуын ачыклау өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә юл тоттык һәм автомототранспорт чараларына техник күзәтчелек группасы дәүләт инспекторы Руслан САМИКОВка мөрәҗәгать иттек.

- Автомобильне теркәү өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылып, ЮХИДИ бүлекчәсенә килергә кирәк, - диде ул. - Дәүләт теркәү номерлары Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан билгеләнгән программа нигезендә башкарыла. Программаның нинди билге сайлавы, шулай ук номерларның нинди интервал белән бирелүе  хезмәткәргә билгеле түгел. Мәсәлән, 123 номерыннан соң икенчесе 124 булмаска да мөмкин. Бәлки ул 344 булыр. Шуңа да автомобильне теркәгәндә саннарның матур комбинациясе туры килү ул – бәхет эше. Форсаттан файдаланып, тагын бер кат исегезгә төшерәм: дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткәндә, түләүләрдә 30 процент ташлама ясала.    

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk