Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек шофер җәяүле хатын-кызны бәрдергән

Юл фаҗигасендә 55 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.

29 июньдә, сәгать 17.10да Кукмараның Эшчеләр Тыкрыгы урамы, 12 «А» йорт янында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Шәһәрнең Чернышевский урамыннан Ленин урамы ягына таба “TOYOTA COROLLA” автомобилендә хәрәкәт итүче 1975 елгы ир кеше юл йөрү кагыйдәсен боза, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламый, идарә контролен югалта һәм транспорт чараларына каршы яктагы тротуардан баручы бер хатын-кызны бәрдерә. Әлеге шоферның исерткеч эчемлекләр дә кулланган булуы ачыкланды», - ди Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Зыян күргән 55 яшьлек ханымны төрле тән җәрәхәтләре белән ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында дәваханәгә алып китәләр.

фото: Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X