Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен җиде шоферны хөкем иткәннәр

Шоферларга 30 мең сум штраф салынган, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен җиде шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

  • 24 апрельдә сәгать 09.10да Березина фамилияле Яр Чаллы кешесе Кукмара шәһәренең Производственная урамында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә ВАЗ автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер ярдәмендә һәм район үзәк дәваханәсенә барып медицина тикшерүе узудан баш тарта, суд утырышында да үз гаебен танымый. 
  • 18 майда сәгать 14.12дә Кормильцев фамилияле райондашыбыз Лубян авылының Ленин урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Лада Калина автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер тикшерүе уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,629 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Әлеге кеше җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала. 
  • 26 майда сәгать 08.30да Матвеев фамилияле районыбыз кешесе шәһәрнең Октябрь урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Рено Сандеро автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер тикшерүе уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,961 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Судта ул үз гаебен таный.
  • 29 майда сәгать 12.05тә Шәфигуллин фамилияле райондашыбыз шәһәрнең Гагарин урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Лада Гранта автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер тикшерүе уңай нәтиҗә күрсәтә: шоферның канында 1,268 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Әлеге кеше җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала. 
  • 31 майда сәгать 17.07дә Шабердин фамилияле Кукмара районы кешесе шәһәрнең Мирсәй Әмир урамында исерткеч эчемлек кулланган килеш квадроциклда йөри. Алкотестер тикшерүе нәтиҗәсендә, әлеге ир кешенең канында 1,323 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала.
  • 3 июньдә сәгать 19.30да Каратков фамилияле Нефтекамск шәһәре кешесе Манзарас авылының Яшьләр урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә ДАФ автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер тикшерүе уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,629 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана.
  • Шушы ук көнне сәгать 23.40та Әлтәфетдинов фамилияле райондашыбыз Чарлы авылының Казанцев урамында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә Вольво автомобилендә йөри. Алкотестер ярдәмендә һәм район үзәк дәваханәсенә барып медицина тикшерүе узудан баш тарта. Шоферларның икесе дә җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аларның катнашыннан башка карала. 

Бу шоферларның барысы да җәмәгать суды карары нигезендә 30 мең сум штрафка тартылалар, бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев