Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен алты шоферны хөкем иткәннәр

Шоферларга 30 мең сум штраф салынган, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен алты шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

  • 25 февральдә сәгать 18.30да Нократ Аланы-Кукмара автоюлының беренче чакрымында Сабиров фамилияле Кукмара районы кешесе исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Хундай автомобилендә хәрәкәт итә. 
  • 20 мартта сәгать 15.30да Габитов фамилияле кукмаралы Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында исерткеч эчемлек кулланган килеш Мицубиси автомобиле белән идарә итә. 
  • 6 апрельдә сәгать 20.54тә райондашыбыз Ефимов салган килеш Лесхоз-Иштуган автоюлының 22нче чакрымында Шевроле Авео автомобилендә йөри. Суд утырышында әлеге өч шофер да үз гаепләрен таный. 
  • 10 апрельдә сәгать 23.35тә Хәмидуллин фамилияле Кукмара районы кешесе шәһәрнең Җәлилчеләр урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Дэу Нексия автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер тикшерүе уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,463 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Әлеге кеше җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала. 
  • 21 апрельдә сәгать 07.37дә Шакиров дигән фамилияле райондашыбыз Кукмараның Восточная урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Фольксваген Поло автомобилендә йөри. Ул алкотестер приборы ярдәмендә тикшерүдән баш тарта.
  • 1 майда сәгать 16.02дә Яковлев фамилияле Мамадыш районы кешесе Кукмараның Матросов урамында алкогольле эчемлек кулланган килеш Грейт Волл автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер тикшерүе аның канында 0,778 миллиграмм/литр күләмендә спирт күрсәтә. Әлеге кеше җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала. 
  • 2 майда сәгать 05.59да Кәримуллин фамилияле райондашыбыз шәһәрнең Восточная урамында ВАЗ автомобилендә исерткеч эчемлек кулланган хәлдә тоткарлана. Алкотестер тикшерүе аның канында 0,320 миллиграмм/литр күләмендә спирт күрсәтә. 

Бу шоферларның барысы да җәмәгать суды карары нигезендә 30 мең сум штрафка тартылалар, бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев