Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада җиңел автомобиль әздән генә күпердән төшеп китмәгән

Автомобильне эвакуатор ярдәмендә алалар.

Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә Кукмарадагы күпердә килеп чыккан юл һәлакәте турында тулырак мәгълүмат бирделәр. 

«Бәхетсезлек очрагы 11 гыйнварда иртәнге сәгать 5.45тә Кукмараның Гагарин урамында килеп чыга. “Дэу Матиз” автомобиле шоферы руль белән идарә итүен югалта һәм, күпердәге саклагыч киртәне җимереп, шунда “эленеп” кала», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Юл фаҗигасендә автомобильнең алгы өлешенә зыян килә. Аны эвакуатор ярдәмендә алалар.

Бәхеткә, руль артындагы хатын-кыз зыян күрми.

Фото: «КукморТВ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk