Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры үтте

Бәйгедә 28 команда катнашты.

Манзарас урта мәктәбендә «Имин тәгәрмәч» бәйгесе узды. Балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарада район мәктәпләреннән 28 команда катнашты.

Кукмарада «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры үтте 

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары велосипедта фигуралы йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл картасы, тормыш иминлеге низеләре һәм иҗади бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен сынады, осталыкларын күрсәтте. 

Кукмарада «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры үтте 

Барлык балларны бергә туплаганнан соң, беренче урынга Манзарас урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче урында — Зур Сәрдек гимназиясе, өченчедә — Кукмара 3нче урта мәктәбе командасы. 

Кукмарада «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры үтте 

«Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр» номинациясендә — Урта Комар, «Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре»ндә — Кукмара беренче гимназиясе, «Иң яхшы велосипедта йөрүчеләр»дә — Сәрдекбаш урта мәктәбе, «Тормыш иминлеге нигезләре»ндә — Поч. Сутер, «Иҗади бәйге»дә Ядегәр урта мәктәбе командалары җиңүче булды. 

Кукмарада «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры үтте 

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, быелның өч аенда район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кешенең гомере өзелгән, 7се төрле тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашында булган бер фаҗигадә бер бала имгәнүләр алган. 

Кукмарада «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры үтте 

«Районда „Имин тәгәрмәч“ конкурсын уздыру матур традициягә әйләнде. Балалар юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен яхшы белергә, шулай ук фаҗигаләр килеп чыкканда беренче ярдәм күрсәтү белергә тиеш. Җиңүче команда, конкурсның республика этабында катнашып, район данын яклаячак», — диде Фирдүс Фәхретдинов.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk