Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Имин юл кичүе» акциясе үткәрелде

Акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Игътибар балалар!” акциясе кысалары нигезендә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе директоры Елена Яковлева  белән берлектә А.М.Булатов исемендәге лицей укучылары һәм укытучылары, “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары тарафыннан «Имин юл кичүе» акциясе үткәрде. Чара район үзәгенең иң күп хәрәкәтле юлларының берсендә – Ворошилов урамындагы мәгариф учреждениеләре янында узды.

Акциядә катнашучылар юлдагы травматизм проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан шоферларга мөрәҗәгать иттеләр. Алар җәяүлеләргә юл бирергә, тизлек режимын үтәргә, уяу һәм игътибарлы булырга кирәклеген ассызыкладылар.

Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларга җәяүлеләр кичүе аша чыгу, велосипедта һәм самокатларда куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

"Караңгыда хәрәкәт иткәндә киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу мөһим. Алар машина йөртүчеләрнең җәяүлене ерактан күрә алулары һәм куркыныч хәлләр булмавы өчен кирәк", - диде Елена Яковлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев