Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ике автомобиль бәрелешеп, өч кеше, шул исәптән бала зыян күргән

Авария тигезсез дәрәҗәдәге юллар киселешендә була.

Кукмарада ике машина бәрелешендә өч кеше, шул исәптән бала зыян күргән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Авария 12 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Титов урамында була.

Тигез булмаган дәрәҗәдәге юллар чатында «Сузуки» шоферы төп юлдан хәрәкәт иткән «ВАЗ-21140» автомобиленә юл бирми һәм аның белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә: иномарка юлдан чыгып китеп, коймага бәрелә.

Юл һәлакәтендә өч кеше: чит ил машинасының йөртүчесе һәм ике пассажиры, шул исәптән 9 яшьлек кыз зыян күрә. Аларны дәваханәгә озаталар.

Фото: район ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X