Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада "Игътибар - балалар!" акциясе бара

Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак

Республикада 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе уза. Аның төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак.

Агымдагы елның 7 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 юл фаҗигасе булды, аларда 11 баланың гомере өзелде, 338е төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмарада балалар белән бәйле өч бәхетсезлек очрагы теркәлде, дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

фото: архив/ Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X