Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Игътибар: тимер юл кичүе» айлыгы бара

ЮХИДИ инспекторлары Салават Баймиев, Ранил Гыйниятуллиннар җитәкчелегендә без дә шәһәрнең тимер юл переездында шофер һәм җәяүлеләр белән аралашып кайттык.

Республикада «Игътибар: тимер юл кичүе» айлыгы бара. ЮХИДИ инспекторлары Салават Баймиев, Ранил Гыйниятуллиннар җитәкчелегендә без дә шәһәрнең тимер юл переездында шофер һәм җәяүлеләр белән аралашып кайттык.

ЮХИДИ инспекторларының сүзләренә караганда, районда өч тимер юл кичүе исәпләнә. Шуларның берсе – саклана торганы гына махсус шлагбаум, каршылык корылмалары, тавышлы һәм утлы сигнализацияләр белән җиһазландырылган.

«“Игътибар: тимер юл кичүе” айлыгының уздырылуы юкка түгел. Чөнки тимер юл переезды иң куркыныч зоналарның берсе булып тора, һәм аларда килеп чыккан бәхетсезлек очраклары да ел саен арта. Республикада быел әнә шундый 52 юл һәлакәте теркәлгән. Әлеге сан узган ел белән чагыштырганда унга күбрәк. Бәхетсезлек очракларында 28 кеше зыян күргән, 12 кеше һәлак булган», - ди инспектор Ранил Гыйниятуллин.

...Үзең руль артында булганда аны-моны уйламыйсыңдыр ул, ә менә читтән карап торганда барысы да уч төбендәге шикелле күренә. Кайбер шоферлар шлагбаум төшә башлагач та, тимер юл кичүенә шулкадәр ашыгып-кабаланып керә ки, җитешә генә күрсә ярар иде инде бу дип, хәтта йөрәкләр кысылып куя. Ә менә рельслар уртасында машинаң туктап калса нишләргә?! Светофорның кызыл утына переезд аша чыгучы кешеләрне, автомобильне поезд машинисты күрсә дә, составны берничек туктата алмаячак бит...

«Мин көн саен эшкә җәяүләп переезд аша чыгып йөрим. Хәтта составның башы күренгәч тә, бер яктан икенче якка йөгереп узганым бар. Куркытты, билгеле. Әмма көтеп торсам, эшкә соңга кала идем. Кайбер товар поездлары бигрәк озын була бит. Тормышта да түгел идем әле ул чагында. Хәзер инде алай эшләмим. Ашыксам да, поездның үтеп беткәнен көтәм», - ди Кукмарада яшәүче Сания исемле ханым.

Шоферлар белән дә аралаштык:

«Сездә җитештерелә торган лимонад бик тәмле. Кайда сатыла икән дип, эзләп йөри торгач, адаштык та тимер юл кичүенә килеп чыктык. Биредә шактый туктап торырга, бер-бер артлы килгән берничә составны үткәрергә туры килде. Мин инде руль артында 30 еллап йөрим. Кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышам. Әмма тормышта беркем хаталардан хали түгел. Я уйланып китеп, берәр юл билгесен күрми каласың, я юл читендәге камерага эләгәсең. Андый очраклар сирәк-мирәк булгалый. Ә менә тимер юл переездларында һәрчак закон таләбен үтим», - ди Зәй кунагы Марс Шәймәрданов.

Зур Кукмарада яшәүче Ясәви абый Гәрәев тимер юл кичүләрендә мондый айлык, рейдларның оештырылуын аеруча кирәк дип саный.

«Шулкадәр сабырсыз бит кайбер шоферлар. Хәтта тимер юл кичүендәге шлагбаум күтәрелеп беткәнен дә көтмәүчеләр бар арада. Махсус сигнал сүнгәч кенә тыныч күңел белән хәрәкәтне дәвам итәргә кирәк. Ашыгулар һәлакәткә илтә дип, юкка әйтмәгәннәр. Бу хакта беркем дә онытырга тиеш түгел. Барыбыз да исән-имин булыйк», - ди ул.
 
Тимер юл кичүендә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 5000 сум штраф яисә 3 айдан 6 айга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган. Бер ел эчендә кагыйдәне бозу кабатланган очракта шофер кеше 12 ай дәвамында рульгә утыра алмаячак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk