Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Язгы каникуллар» дигән кисәтү чаралары узачак

Районда балалар катнашында 1 юл һәлакәте булды, бала имгәнүләр алды.

Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 23 марттан 1 апрельне кертеп «Язгы каникуллар» дигән кисәтү чаралары узачак. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Быелның 2 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 2 баланың гомере өзелде, 60ы төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмара районында балалар катнашында 1 юл һәлакәте булды, бала имгәнүләр алды. 

Юл йөрү кагыйдәләреннән билгеле булганча, 12 яшькә кадәрге балалар — автомобильнең алдагы, ә 7 яшькә кадәргеләр арттагы утыргычында махсус балалар кәнәфиендә йөрергә тиеш. 12 яше тулганнарга иминлек каешы кую зарур. 

Кисәтү чаралары барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырылачак. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барачаклар, ата-аналар, балалар белән очрашу, акцияләр уздыру планлаштырыла. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан үткәндә тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балалар да игътибардан читтә калмаячак. Тәртип бозучылар хакындагы мәгълүмат алар белем ала торган мәктәпкә җибәреләчәк. 

фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk