Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Яшел ут» конкурсына нәтиҗә ясалды

Конкурста 14 балалар бакчасы һәм 14 тәрбияче катнашты.

Кукмарада балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрне кисәтү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында оештырылган «Яшел ут» смотр-конкурсының район этабына нәтиҗә ясалды.
Бәйге район мәгариф идарәсе, Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге, районның «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан уздырылды.

Кукмарада «Яшел ут» конкурсына нәтиҗә ясалды

Конкурста 14 балалар бакчасы һәм 14 тәрбияче катнашты. Тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре үзләренең белем-күнекмәләрен күрсәтте, тәҗрибәләре белән уртаклашты, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды, балалар белән дәрес фрагменты күрсәтте.

Кукмарада «Яшел ут» конкурсына нәтиҗә ясалды

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын «Каенкай» балалар бакчасына (мөдир Людмила Владимирова), 2 урын «Чулпан» бакчасына (мөдир Чулпан Ильина), 3 урын «Салават күпере» балалар бакчасына (мөдир Лилия Каюмова) бирелде.

Кукмарада «Яшел ут» конкурсына нәтиҗә ясалды

Тәрбиячеләр арасында 1 урынга — Гөлфия Исмәгыйлева («Кыңгырау» бакчасы) , 2 урынга — Гөлия Садыйкова («Кояшкай» бакчасы), 3 урынга Диана Трофимова («Чулпан» бакчасы) чыкты.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыруда Гөлнара Минһаҗева («Йолдызлык»), иң яхшы дәрес бирүдә Наталья Яковлевага («Гөрләвек») тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев