Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада иң яхшы студент-автомобильчеләрне билгеләделәр

    Конкурс автомобильне фигуралы йөртү һәм юл кагыйдәләрен белү буенча ике этапта оештырылды

    Кукмара аграр көллиятендә автомобиль йөртүче студентлар арасында “Автосессия-2019” конкурсы үткәрелде. Конкурс автомобильне фигуралы йөртү һәм юл кагыйдәләрен белү буенча ике этапта оештырылды.

    Конкурс нәтиҗәләре буенча Дмитрий Алексеев – беренче, Андрей Александров – икенче, Артем Тимофеев өченче урын яулады. Газизҗан Сабиров – “Юл йөрү кагыйдәләрен белү”, Даниил Михайлов “Автомобильне фигуралы йөртү” номинациясендә җиңүче булды.

    Реклама

    Аларга, Кукмара данын яклап, сентябрь азагында Казанда узачак “Автосессия-2019” республика конкурсында катнашырга туры киләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: