Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада 10 яшьлек малайны җиңел машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Ворошилов урамында булган.

Кукмарада җиңел машина йөртүче җәяүлеләр кичүендә бер малайны бәрдергән. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт фаҗигасе 19 июньдә, 14.00 сәгатьтә Ворошилов урамындагы 14нче йорт янында килеп чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада Ларгус автомобиле шоферы көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша юлны чыгучы 10 яшьлек малайны үткәрми һәм аны бәрдерә.

Медицина тикшерүеннән соң баланы өенә кайтарып җибәрәләр.

фото: районның Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев