Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районының ЮХИДИ начальнигы юл билгеләрен бозган өчен нинди җәзалар каралуы турында сөйләде

Россия административ хокук бозулар Кодексының 12.27нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә юл билгесенә бәрелү шулай ук юл-транспорт һәлакәте дип санала.

«Күз алдымда шундый бер хәл булды: юл читендә җиңел машина туктап тора иде. Берзаман артка таба чигенә башлады да “дөп” итеп юл билгесенә бәрелде. Бик ашыкты микән соң, әллә курыктымы - белмим, руль артындагы ир-егет хәтта машинасының нинди хәлдә икәнлеген дә чыгып карамады, берни булмагандай, тиз генә алга таба юлын дәвам итте. Минемчә, юл билгесен бәрдергән кеше аны рәтләп куярга тиештер инде. Әлеге урындагы билге хәзер бераз авышыбрак тора, матур түгел», - дип шалтыратты Валентина исемле газета укучыбыз. 

Без, бу хакта тулырак аңлатма бирү өчен, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдиновка мөрәҗәгать иттек. 

«Россия административ хокук бозулар Кодексының 12.27нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә юл билгесенә бәрелү шулай ук юл-транспорт һәлакәте дип санала. Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, ул урыннан киткән очракта шоферга суд каршына басарга туры киләчәк, аңа бер елдан алып ел ярымга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яисә унбиш тәүлеккә административ тоткарлану җәзасы каралырга мөмкин. Шуның өчен бәрелсәң дә, ул урыннан качасы түгел, ә ЮХИДИ инспекторларын чакыртырга кирәк. Узган ел районда юл билгеләрен бәрдерүнең берничә очрагы теркәлде. 4 февральдә кичке сәгать унынчы яртылар тирәсендә чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән 1986 елгы ир-егет шәһәрнең Ленин урамыннан барганда тиешле тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм юл билгесен, светофорны бәрдерә, шул урыннан китеп тә бара. Шаһитларның күрсәтмәләре һәм видеокүзәтү камерасының язмалары нигезендә без автомобиль хуҗасының кем булуын ачыкладык. Ул үз җәзасын алды», - ди ЮХИДИ начальнигы.

«Арада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен урнаштырылган күрсәтмә юл билгеләрен бөкләп, кайбер очракта яртысын диярлек бөтенләй сындыручылар, тулысынча куптарып, үзләре белән алып китүчеләр дә бар. Аларга нинди җәза бирелә?»

«Әлеге очракларда да закон таләпләре катгый. Кодексның 12.33нче маддәсе буенча юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыру, автомобиль юллары, тимер юл кичүе һәм юл корылмаларына, шул исәптән юл билгеләренә зыян китергән өчен административ штраф карала. Аерым гражданнарга ул – 5 мең сумнан 10 мең сумга, вазыйфаи затларга – 25 мең сумга, ә юридик затларга – 300 мең сумга кадәр. Ә инде юл билгесен урыныннан алып киткән очракта каракларга Россия Җинаятьләр Кодексының 158нче маддәсе нигезендә җинаять эше яисә административ хокук бозулар Кодексының 7.27нче маддәсе буенча административ эш ачыла», - диде  Фирдүс Фәхретдинов.

Юл билгесе уенчык түгел. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, бер билге өчен якынча дүрт мең сум акча кирәк. 

«Юл билгеләренең баганасын кую, урнаштыру чыгымнарын да өстәсәң, шактый зур сумма чыга. Район халкын битараф булмаска, юл билгеләрен бәрдереп китү, аларны бозу очракларын күргән вакытта 2-63-04 телефон номерына шалтыратып - безгә, я 02, 112 номерларына хәбәр итүләрен сорыйбыз», - ди ул.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk