Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ЮХИДИ инспекторлары ике исерек шоферны тоткарлаган

Алкогольле эчемлек кулланып рульгә утыручыларны ачыклау максатында, ЮХИДИ инспекторлары рейд уздырды.

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлекләр кулланган ике шоферны тоткарлады. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИдә хәбәр иттеләр. 

1 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр Кукмара районының ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары һәм полициянең башка службалары белән берлектә, рейдлар үткәрделәр. Чаралар алкогольле эчемлек кулланып рульгә утыручыларны ачыклау максатында оештырылды. 

Рейд барышында 300дән артык транспорт чарасы тикшерелде, Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 60тан артык очрагы ачыкланды, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә автомобиль йөрткән ике шофер тоткарланды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X