Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ял көннәрендә исерек килеш машина йөртүче дүрт шофер тоткарланган

Аларның берсе кабат исерек килеш руль артына утырган.

Россия көне һәм Сабантуй бәйрәмнәре көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда көчәйтелгән режимда эшләделәр. Район дәүләт автоинспекциясеннән «Хезмәт даны» газетасына хәбәр итүләренчә, 12 июньнән 14 июньгә кадәр тәртип сакчылары исерек килеш машина йөрткән өчен дүрт шоферны штрафка тарткан. Өстәвенә аларның берсе кабат исерек килеш руль артына утырган.

Кагыйдә бозучылар арасында «Лада Гранта» белән идарә иткән 2000 елгы яшь егет, «Ока» руле артына утырган 1972 елгы ир-егет, «Лада Калина» руле артына утырган 1979  елгы ир-ат, 1989 елгы «ВАЗ-2109» шоферы да бар.

Закон буенча исерек килеш йөргән өчен 30 мең сум штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, ә кабат исерек килеш руль артына утырган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

фото: Район дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X