Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында машина йөртүче велосипедчыны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан

Тикшерү барышында машина йөртүче һәм автомобиль табылган.

Кукмара районында машина йөртүче велосипедчыны бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

28 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара юлының 42 чакрым+142 метрында Яңа Оча авылы янында юл һәлакәте була. Ак төстәге билгесез автомобильнең йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламый һәм 65 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Автомобиль йөртүче һәлакәт урыныннан кача.

Нәтиҗәдә велосипедчы тән җәрәхәтләре ала. Пенсионер Мамадыш дәваханәсенә мөрәҗәгать итә.

«Тикшерү чаралары барышында машина йөртүче һәм автомобиль Әлмәт районында табылды. Ул Әлмәт районында яшәүче 1968 елгы ир булып чыкты», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X