Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешкән

    Юл фаҗигасе кичә төнлә, Киндеркүл авылы янында була

    1 гыйнварда, сәгать 21.20дә районның янгын-коткару элемтә пунктына Кукмара-Мамадыш автоюлында - Киндеркүл авылына кергәндә юл фаҗигасе булу хакында хәбәр алына.

    Дежур-каравылда булган 117нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәч, ВАЗ-2114 һәм ВАЗ-2109 автомобильләренең бәрелешүе ачыклана.

    Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

    фото: районның янгын-коткару частеннән

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: