Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында чит ил машина йөртүчесе көтмәгәндә велосипедта юлга чыккан баланы бәрдергән

    Авария нәтиҗәсендә 8 яшьлек велосипедчы тән җәрәхәтләре алган.

    Кукмара районында чит ил машина йөртүчесе көтмәгәндә велосипедта юлга чыккан баланы бәрдерә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

    10 август көнне 18.10 сәгатьтә Кукмара районы Чарлы авылының Казанцев урамында «Ниссан» машинасының 44 яшьлек шоферы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, тизлекне арттыра һәм 8 яшьлек велосипедчыны бәрдерә.

    Реклама

    Юл һәлакәте нәтиҗәсендә бала тән җәрәхәтләре ала. Табиблар караганнан соң ул өенә җибәрелә.

    Фото: район ЮХИДИ бүлеге

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: