Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында юл фаҗигасендә 4 кешенең гомере өзелгән

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аенда район территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте булган, бәхетсезлек очракларында 4 кешенең гомере өзелгән, 35е төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, фаҗигаләр саны кимегән (2015тә - 29), әмма һәлак булучылар саны арткан (2015тә - 1)....

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аенда район территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте булган, бәхетсезлек очракларында 4 кешенең гомере өзелгән, 35е төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, фаҗигаләр саны кимегән (2015тә - 29), әмма һәлак булучылар саны арткан (2015тә - 1).

Бәла-казаларга китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау (8 очрак), урам чатларын узганда кагыйдәләрне бозу (5 очрак), юлның каршы як полосасына чыгу (3 очрак) тора. Җәяүлеләр гаебе белән 5 һәлакәт теркәлгән.

Әлеге чорда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан 159 шофер тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев