Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән

Һәлакәт Кукмара - Мамадыш юлының 10нчы километрында Өлге авылы янында булган.

Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә Кукмара - Мамадыш юлының 10нчы километрында Люга авылы янында "Фиат" һәм 14нче модельле "Лада" автомобильләренең маңгайга маңгай бәрелешүләре турында хәбәр алынган. Бәрелешүдән автомобильләрнең берсе янып киткән. Шуның аркасында, ике кеше зыян күргән.

Урынга 117, 4нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп, гидравлик җиһаз ярдәмендә зыян күрүчеләрне алган һәм медиклар кулына тапшырган.

Янгынны сүндереп, автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергәннәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk