Кукмара районында 17 юл фаҗигасе булган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 7 аенда Кукмара районы территориясендә 17 юл фаҗигасе булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 22се төрле җәрәхәтләр алган. Бәхетсезлек очракларына китергән төп сәбәпләр булып урам чатларын узу (5 очрак), тиешле тизлекне сакламау (4 очрак), юлның каршы як полосасына чыгу...
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 7 аенда Кукмара районы территориясендә 17 юл фаҗигасе булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 22се төрле җәрәхәтләр алган. Бәхетсезлек очракларына китергән төп сәбәпләр булып урам чатларын узу (5 очрак), тиешле тизлекне сакламау (4 очрак), юлның каршы як полосасына чыгу (3 очрак) тора. Җәяүлеләр гаебе белән өч фаҗига теркәлгән.
Әлеге чорда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 104 шофер тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев