Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге: куллану срогы чыккан транспорт йөртү таныклыкларының гамәлдәге вакыты 3 елга озынайтыла

Транспорт йөртү таныклыгы иясенең шәхси мәгълүматлары үзгәргән очракта, әлбәттә, алыштырырга кирәк.

Транспорт йөртү таныклыгы автомат рәвештә өч елга озынайтыла дип ишеттем. Бу хәбәр дөресме? Шул турыда аңлатып китсәгез иде. 

Гүзәл ГОМӘРОВА

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән мондый җавап алынды:

— Россия транспорт йөртү таныклыкларының куллану вакыты 2025 елның 31 декабренә кадәр чыга икән, Хөкүмәт карарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә аларның гамәлдәге вакыты 3 елга озынайтыла. Таныклыкны өч ел эчендә үз җаең белән алыштырырга мөмкин. Әгәр шофер кеше аны хәзер үк яңартырга тели икән, моның өчен бернинди киртәләр юк. 
Транспорт йөртү таныклыгы иясенең шәхси мәгълүматлары үзгәргән очракта, әлбәттә, алыштырырга кирәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев