Кукмара районында «ВАЗ-2112» автомобиле йөртүчесе каршы яктан килгән машинаны «эләктергән» һәм юл читенә төшеп киткән
Авария Күкшел авылы янында була.
Кукмара районында «ВАЗ-2112» автомобиле йөртүче, каршы яктан килгән машинаны эләктереп, юл читенә төшеп киткән. Бу хакта Кукмара районының дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Авария 12 ноябрь көнне 19.28 сәгатьтә Кукмара районының Күкшел авылы янындагы «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автомобиль юлында була.
«ВАЗ-2112» автомобиле йөртүчесе транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәсен бозган, ян интервалны сакламаган һәм, каршы яктан килүче «Мазда» автомобиленә белән бәрелешеп, юл читенә төшеп капланган.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә иномарка шоферы зыян күргән. Ул Кукмара район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Фото: район ЮХИДИ хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев