Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы теркәлгән.

13 декабрьдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә, Кукмара районының Зур Кукмара авылы, Мәктәп урамында «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы ачыкланган. Алар арасында җәяүлеләрнең тиешле кагыйдәләрне үтәмәве, куркынычсызлык каешлары куймау, укылмый торган дәүләт номерлары булган автомобильдә, юл хәрәкәтендә катнашуга кертүне раслаучы диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасында хәрәкәт итү бар.

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев