Кукмара районында трассада ике җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәм 4 яшьлек бала зыян күргән
Авария Сазтамак авылы янында була.
Кукмара районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария бүген, 9 гыйнвар көнне, 14.35 сәгатьтә Кукмара районының Сазтамак авылы янындагы трассада була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Шкода йөртүчесе һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алмый һәм куркынычсыз тизлекне сайламый, «Узып китү тыела» дигән юл билгесе зонасында, каршы як полосага чыгып, анда Лада Гранта автомобиле белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Гранта йөртүчесе һәм 4 яшьлек бала зыян күрә. Ул алгы пассажирлар урынында, махсус балалар утырту җайланмасында, эләктерелгән була. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында Кукмара үзәк дәваханәсенә алып китәләр.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев