Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике шоферны ачыклаган

Районда «Тоннель» операциясе узды.

Кукмарада 17 май көнне 04.00 сәгатьтән 06.30 сәгатькә кадәр «Кукмара-Шәмәрдән» автомобиль юлының беренче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыклана. Алар - укылмый торган дәүләт номерлы, тонировкаланган пыялалы транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, җәяүленең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очрагы, штрафны вакытында түләмәү, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган ике шофер ачыклана. Аларның транспорт чаралары штрафлар стоянкасына урнаштырыла.

фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X